Цифровая психология
Хәзерге тәрбиянең төп кимчелеге – аның сүзгә корылуында, ягъни тәрбияне сүз белән аңлатып чикләүдә. Кешегә турыдан – туры “болай бул, алай эшләмә” дип әйтү дә бүгенге көндә гаеп: Ләкин аның психологиясен бераз гына аңлап эш йөртсәң,дөрес сүзләр аның үзенә уйланырга, нәтиҗә ясарга, карар кабул итәргә мөмкинлек бирә.Шул уңайдан китапханәдә Башкириядән кайткан психолог Рөстәм Сәләхиев белән очрашу үткәрелде.