Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

"Балаларны яклау"

Иң матур бәйрәмнәрнең берсе "Балаларны яклау" көне уңаеннан без китапханә,мәдәният йорты,Кариле,Норма балалар бакчасы коллективы белән берлектә табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттек.Балалар төрле ярышларда катнаштылар,арганчы биеп-уйнап-көлеп ял иттеләр.Конфет яңгырында коенып,матур китаплар дөньясына сәяхәт итеп,кайнар мич коймагы һәм шифалы үлән чәйләреннән авыз иттеләр.Күтәренке күңел,матур мизгелләр аша таралыштылар.