Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

"Библионочь - 2022" Бөтенрәсәй акциясе

28 май көнне "Библионочь-2022" Бөтенрәсәй акциясе быел Россия халыклары гореф -гадәтләре буенча оештырылды.Китапханә каршында эшләп килүче "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче өлкән китап укучылар белән "Халкым мирасы" дип исемләнгән квест-уен үткәрелде.Уенда катнашучылар борынгы уен-йолалар,гореф-гадәтләр турында башваткыч,крассворд сорауларына җавап эзләделәр,үзләре белгән йола-уеннар турында фикерләр алышып,җырларны искә төшереп,борынгы кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар.