"Музей - милләт хәтере!"
18 май.Халкыбызның тарихи чыганакларын,милли йолаларын саклап,буыннан- буынга тапшыруда музейлар зур урын алып тора.Милләтебезнең үткәне,тарихы безнең музейларда саклана. Милли хәзинәләрне үз эченә алган музейлар безнең тере тарихыбыз мирасы.Үткән тарихыбызны онытмыйча буыннар чылбырын өзми,киләсе буынга күчереп барганда гына безнең тарихыбыз дәвамлы булыр.
Бүген музей көне уңаеннан ,Кариле балалар бакчасында"Музей - милләт хәтере! исемендәге чара үткәрелде.Нәни дусларыбызга музей,тарихи хәзинәләр турында сөйләдек.Балалар музейда саклана торган борынгы эш кораллары булган урак,күмер үтюгы,җилпеуч ,өчаяк,кырлы бәләк кебек тарихи экспонатларның кыскача тарихына тукталып,алар белән таныштылар. Әнә шулай кечкенә яшьтән үткән тарихыбыз белән танышып,буыннар бәйләнеше булганда халкыбызның бай,рухи мирасы югалмый,туган ягыбызның кече музейларында булган һәр җәүһәрдә халкым тарихы сакланып,буыннардан- буыннарга мирас булып барыр,үткәнебезнең һәр чоры тарих битләрендә,музейларда югалмас.