Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

#Онытмыйбыз.Данлыйбыз.Горурланабыз.

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан тыл ветераннары,мәктәп,җирлек коллективы белән берлектә ,Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм исән-имин кайтып та,бүгенге көндә арабыздан киткән ветераннарыбыз-ны искә алып,тантаналы митинг үткәрелде.Тетрәнгеч көй астында һәр укучы кулындагы фотолардагы ветераннар гүя һәйкәл янына кайттылар."Үлемсез полк" белән алар да безнең арада,безнең белән Бөек Җиңүнең 77 еллыгына кайткан иделәр.Авылыбыз имамы митингны догалар белән башлап,алар рухына дога кылынды.Митингта утырган сугыш чоры балалары,тыл ветераннары күз яшьләре аша,тагын хәтерләрен яңартып,ул елларны искә алды.Нинди канкойгыч сугыш, ятимлек,ачы күз яшьләре аша килгән кадерле бит Җиңү көне. Сугыш ветераннары хөрмәтенә һәр оешма,коллектив чәчәкләр,веноклар салып,1 минут тынлык белән искә алдык.