Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Терроризмга каршы көрәш

Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә.
- Чыннан да, бүгенге көндә "терроризм" төшенчәсе никадәр генә куркыныч булып яңгырамасын, бу сүз беребезгә дә ят түгел. Терроризм - аерым кешеләр яки төркем тарафыннан кешелеккә каршы көч кулланып эшләнелә торган иң куркыныч җинаятьләрнең берсе. Мондый куркыныч кешеләргә генә түгел, хәттә бөтен бер илгә янарга мөмкин. Зур шәһәрләрдә, хәтта авыл җирлекләрендә дә, терроризм белән бәйле очраклар еш кабатланып тора. Безнең район территориясендә бүгенге көнгә кадәр терроризм белән бәйле очраклар күзәтелмәде, ләкин бу безгә "бар да тәртип, бар да яхшы" дип тынычланырга җирлек һәм бернинди гарантия бирми. Шуңа күрә укучыларыбызга терроризм-экстримизм стенды янында "Саклык чаралары нидән гыйбәрәт!" дип исемләнгән дәрес үткәрелде. Дәрестә террорчылык нәрсә ул, Экстримизмны ничек аңлыйсыз, нинди саклану чаралары бар? дигән сораулар каралды.