Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Гает бәйрәме

2 май татар халкының зур гает бәйрәме буларак үтте.Мәчетләрдә үзгә матур азан тавышы һәр уңган әби-апаларны милли йолабыз булган коймак әзерләргә уятса,авыл агайлары мәчеткә юл алды.Мәчеттә догалар укып,вәгазьләр тыңлап,һәркөнгә шөкер итеп куанып түбәтәйле агалар дога кылса,кайнар коймаклар белән һәр йортта хуҗабикәләр кунаклар сыйлады бүген.Гадәттә күпкатлы йортта яшәүчеләр күп бәйрәмнәрдән читтәрәк кала.Көннең икенче яртысында милли йолалар урамда дәвам итеп,кайнар коймак,җырлап кайнап утырган самовар чәйләре күпкатлы йортта яшәүчеләрне үзенә җыйды.Авылыбыз имамы Фаил ага бик матур вәгазьләр сөйләп,догалар кылып,бәйрәмне тулыландырды.Бәйрәмгә җыелган авылдашлар китапханәгә кайткан яңа китаплар,вакытлы матбугатлар белән танышты.