Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

"Балаларга сугыш турында укыйбыз!" акциясе

Күк йөзе һәрвакыт аяз булып,илләр имин булсын .Сугыш афәте бүтән беркайчан кабатланмасын. Кайнар күз яшьле,авыр сугыш еллары фаҗигалары бары тарих битләрендә китапларда гына саклансын иде.Шул уңайдан ел саен май аенда бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән "Балаларга сугыш турында укыйбыз!" акциясенә Норма авыл китапханәсе быел да кушылды. Укучылар "Җиңү язы йөрәкләрдә!" исемендә эшләп килүче китап күргәзмәсе белән,андагы китап геройлары белән таныштылар. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдаш кызларыбыз турында мәгълүмат алдылар.. Гөлбахар апаның сугыштан истәлекләре булган ,үзе белән алып кайткан шарфы,фляга,сугышчан дусларының фотолары белән адреслары язылган блакнот белән танышып үттеләр.Үсеп килүче буын әнә шундый батыр йөрәкле сугышчан кызларыбыз,бабаларыбыз яулап алган Бөек Җиңүнең кадерен,кыйммәтен аңлап, аларның тарихи истәлекләрне тагын бер барладылар.