Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Тыл ветераннарын зурлау

Тиздән Бөек Җиңү көне җитә.Тыл ветераннары,сугыш чоры балалары кабаттан ул елларны сыкрап искә алыр.Үткән ел белән чагыштырсак та,инде күпләре арабыздан бакыйлыкка күчкән авылдашларыбыз.
Кадерләрен белеп, соңламыйча үзебездән торган әз генә булса да хөрмәтебезне күрсәтергә ашыгыйк аларга.
Безнең җирлегебездә ел саен аларны хөрмәтләү матур традиция булып дәвам итә.Быел да без җирлек җитәкчелеге һәм җирлегебездә яшәүче иганәчеләребез ярдәмендә бу матур традицияне башкардык.Бүген тыл ветераннарына,сугыш чоры балаларына күчтәнәч-бүләкләрне, шулай ук Татарстан президенты Р.Н.Миннихановның рәхмәт хатларын һәм бүләкләрен дә тыл ветераннарына тапшырдык."Аздан хәтер кала,аздан да хәтер була!" дигән әйтем дә бар бит. Чыннан да Норма җирлек җитәкчелеге,
мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә,без бүген хөрмәткә лаек