Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Рауза апа Сабировага 90 яшь

24-апрель Кариле авылында олы хөрмәткә ия булган Рауза апа Сабировага 90 яшь.Сугыш чоры баласын бала чагыннан тормыш хәйран камчылый.Ул көннәрне онытырлыкмы соң?- дип искә ала Рауза апа. Авыр сугыш еллары баласы,яшли тол калып,балаларын үрнәк итеп үстерү,рәхимсез авыртулар аша үткән тыл ветераныбыз,шөкер бүгенге көнгә бик кәнәгать булып яши.
Рауза апабызны чын күңелебездән олуг юбилее белән кайнар котлыйбыз.Ходай биргән гомер юлының һәр көне бәхет-шатлыктан гына торсын.Сәламәт булып,кызы Гөлфәния,улы Фәрит абый гаиләсендә ак яулыклы әни,дәү әни,әбекәй булып яшәргә язсын аңа.Кариле авылында иң үрнәк гаиләдә Рауза апалар өч буын улы-килене, оныгы-киленбикә һәм оныкчыклары белән бик матур яшиләр.Авылыбызда горурланырлык гаилә