Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

"Ачыйк күңелләрне ак нур белән"

21 -апрель көнне "Тургай" балалар бакчасына йөрүче бер төркем нәни дусларыбыз китапханәдә Бөек шагыйребез Г.Тукай туган көненә багышланган "Ачыйк күңелләрне ак нур белән" исемендәге китап күргәзмәсе белән таныштылар. Ялкын һәм салават күпере журналларында шагыйрьгә багышланган шигырьләр һәм әкият тыңлап үттеләр. Г.Тукайның "Су анасы" әкиятен сайлап,бергәләп әкияти сәяхәттә булдык.Нәни дусларыбыз әкияттән соң,үзләре белергә теләгән сорауларны биреп,җаваплар алдылар,яхшыны-яманнан, ни өчен сораусыз кеше әйберенә тияргә ярамаганын үзләренчә мисаллар аша аңлатып сөйләделәр.Әкияти сәяхәтне Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән башлап,шигырьләр сөйләделәр,һәрберсенә бүләкләр тапшырылды.