Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”

“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, -ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Шуны истә тотып, халкыбызның үзенчәлекле чигү төрләрен барлауны һәм бүгенге көндә  чигүче авылдашларымның кул эшләре белән танышуны мөһим дип саныйм.
Бизәү төре - чигү сәнгате буларак сакланып килсәдә,нигәдер онытылды.Чиккән сөлге,кулъяулык,
мендәр тышлары,татар әбиләренә генә хас чиккән яулыклар күпләрнең сандык төбендә саргаеп,моңаеп ята.Ә чиккән һәр әйбердә күпме матурлык,осталык,гади кул хезмәте ята.
  Китапханә каршында эшләп килүче "Оста куллар"түгәрәгенә йөрүче апаларыбыз белән без нәкь тә кул эшләре булган онытылган хезмәт җимешләре чигү эшчәнлеген башладык.