Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Әкият иленә сәяхәт

Балалар китап атналыгы һәм балалар өчен бик матур әкиятләр иҗат иткән рус язучысы К.И.Чуковскийның тууына 140 ел тулу уңаеннан,Норма авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әкият иленә сәяхәт кылдык. Язучы турында кыскача мәгълүмат бирелгәннән соң, "Федорино горе" әкиятен бергәләп кычкырып укып,нәни дусларыбыз әкияткә бәяләмә бирделәр. Әкияти сәяхәтнең икенче тукталышында Татар милли ашлар китабыннан "Әтәч -ПАТША",Камыр Батыр", Ярлы һәм ике бай" әкиятләрен укыдык.
3 нче тукталышта "Яңа китаплар дусларын көтә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.Шулай ук язгы ташу,бозлавык" турында әңгәмә үткәрелде.