Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Рәсәйдә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы

26 нчы марттан 2 нче апрельгә кадәр Рәсәйдә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы билгеләп үтелә.
Шул уңайдан "Тургай "балалар бакчасына йөрүче 1төркем нәни дусларыбыз китапханәдә кунакта булдылар.
Балалар китап кәрҗинендә заманча бизәлешле яңа китаплар һәм китап сакланышы кагыйдәләре белән таныштылар.
"Язгы ташу-матур күренеш,әмма..."Язгы ташу турында,ташуның ничек куркыныч тудыруы турында әңгәмәдә нәниләр үзләре гади мисаллар китереп,тискәре,
уңай якларын сөйләделәр.
Айсылу Имамиеваның "Тиен һәм Аю китабыннан "Шаян кар бөртекләре",
"Кошлар күпере "әкиятләре укылды. Нәни дусларыбызга кошларның салават күперен ничек ясаулары турындагы әкият аеруча да ошады.Һәрберсенең нәни генә фикере,әйтер сүзләре булуы сөендерде.