Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

"Китап укыганнарның күңелендә булмый каралык"

27 нче март көнне авылыбызда күп катлы йортларда яшәүчеләр белән бик күңелле бәйрәм оештырылды."Китап укыганнарның күңелендә булмый каралык" исемендәге әдәби ярмикәдә иң күп китап укучылар билгеләп үтелде,нәни дусларыбыз,өлкәннәр шигырьләр сөйләп бүләкләнделәр.Китапханәгә килгән яңа китап журналларга күзәтүләр үткәрелде.Бәйрәмгә килгән һәркем кайнар мич коймагы,самоварда кайнаган табигать бүләге булган файдалы үлән чәйләре белән сыйланды.
Саф һавада милли-гореф гадәтләрне күтәрү максатыннан оештырылган бәйрәм һәркемнең күңелендә сакланып,үзебезнең җирлек гореф-гадәтләрен онытмыйча,киләсе буынга мирас булып дәвам ителсен, югалмасын иде...