Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

21 март — Бөтендөнья шигърият көне.

Әлеге бәйрәмгә 1999 елда — ЮНЕСКО генераль конференциясенең 30нчы сессиясендә башлангыч бирелә.
Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтеп, ЮНЕСКО шулай ук шигърият кешенең иҗади сәләтен уятырга сәләтле булуына да игътибарны юнәлтә.
Бәйрәм уңаеннан Норма авылыннан Чулпан Нияз кызы Кәримова Резедә Шәрипованың "Бәйрәм таңы" шигырен бүләк итә.