Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Карга боткасы

Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы.
Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.Бик ерак заманнарда безнең ата-бабаларыбыз да мәҗүси булганнар. Алар табигатькә табынганнар. Һәм, җир-суларны хөрмәтләп, шундый йолалар уйлап чыгарганнар. Бу йолаларны, әлбәттә, олылар башкарган. Соңрак ул йола уен булып кына калган. Аны балалар гына уйнаганнар.
Бу бәйрәм безнең җирлектә дә кабаттан торгызылып 6-7 ел дәвамында үткәрелә. Төр ярмалардан ботка,шифалы үләннәрдән самовар чәе,кабарып пешкән кайнар мич коймагы бәйрәмгә килгән һәркем өчен бәйрәм сые булды.Бәйрәмгә каладан "Шәһри Казан" газетасы журналисткасы Динара Әхмәтнең кайтып,җирлекнең онытылып барган гореф-гадәтләрен күреп,бәйрәмебезгә үзенең җырларын бүләк итүе авылдашларга көтелмәгән бүләк булды.
Табигать кочагында үткәрелгән бйрәм җырлар,шигырьләр,уеннар белән үрелеп матур үтте