Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Якты йолдыз булып яшибез бит әле!!!

9 март көнне Норма-Кариле авылларында яшәүче ак күңелле, кадерле әбиләребезне-апаларны һөнәр лицее ашханәсенә кунакка дәштек.Кояшлы язның беренче бәйрәме 8 март уңаеннан оештырылган бәйрәмдә гүзәл затларыбыз рәхәтләнеп күңел ачты,иң-иңнәргә авылдашыбыз Госман абый үзе ясаган бүләкләрне тапшырдык.Җыр-бию белән үрелеп барган бәйрәмдә кунакларыбыз чын күңелдән ял итеп,күтәренке күңел белән таралыштылар.