Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

"Язлар безгә бәхет өләшә!"

Бүген Кариле авылында бәйрәм уңаеннан гүзәл затларыбызга багышланган матур бәйрәм үткәрелде. Җыр-моң,уен-көлкеле бу бәйрәмгә килгән һәркем кайнар коймак,самовардан үлән чәйләре,тәмле боткадан авыз итеп рәхәтләнеп ял итте.
 Борынгыдан килгән татарның иң тәмле сыйларының берсе мич коймагын күпләр сагынып кына искә ала.Ә менә безнең җирлекнең иганәчеләре тырышлыгы белән ясалган күчмә мич, самовар безнең һәр бәйрәмнең табын күрке.
 Онытылып барган мич,анда кабарып пешкән кайнар коймак,заманында һәр йортның түрендә гөрләп кайнап утырган күмер самовары белән табигать байлыклары булган файдалы үлән чәйләре эчеп хозурлану йөрәккә үзе бер ләззәт бирә.