Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

"21нче гасыр яшьләре һәм зарарлы гадәтләр"

1 март көнне Норма авыл китапханәсендә Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан “ "21нче гасыр яшьләре һәм зарарлы гадәтләр "
 дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.Яшүсмерләр анкета сорауларына җавап яздылар.Наркомания чирен уйламыйча уенга алып,үз гомереңне куркыныч астына куеп эшләргә ярамавы турында җанлы әңгәмәгә катнаштылар.
 Яшүсмерләр даирәсендә теләсә нинди юл аша наркотик куллануны сынап карарга инандырырга тырышкан"киң күңелле абзыйлар" табылып тора.Шуңа күрә яшүсмерләргә бик игътибарлы булу кирәк.
 Эшләгәнче аек акыл белән уйлап,матур,якты дөньяда сәламәт һәм бәхетле булып үссен киләсе һәр буын.