Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Кулыма гармун алдым...

Яшәүләре яшәүмени соң
Кулларыңда тибрәлмәсә гармун.
Күңелеңдә дөнья биемәсә,
Йолдыз булып балкымаса бер моң.
Күп җирләрдә онытылып барган гармун тавышы ишетсәк,сагаеп калабыз.Чөнки аның челтерәп чыккан тавышы күңелгә рәхәтлек бирә,кәефләрне күтәрә.Күп чаралар хәзер компьютор аша алынган көйләр,җырлар белән үтә.Ә менә буыннан-буынга күчеп килгән гармун тавышы искиткеч матур яңгырый,бар җиһанны ямьгә төрә.Онытылмасын һәм онытмасак иде моңнар бүләк итүче гармуннарыбызны...Гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан,иң авыр чакларда да,сугыш кырларында да күңелне юаткан,җырлаткан,елаткан гармун тавышы тынмасын иде!..