Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

"Тормыш биргән дәрес аша" - библиофреж

Татар әдәбияты дөньясына яшен булып килеп кергән язучы Гөлсинә Галимуллина .Гөлсинә ханым яшен яктылыгына үзенең укучыларын җыйган язучы.Яшеннән соң яуган талгын,җылы яңгыр булып аның яңадан -яңа китаплары җирне,китап укучыларны җылыта.
Язучының матур мәхәббәт,ачы югалту,тормыш көрәше белән рәттән уйланырлык,сабак алырлык мәхәббәт тарихларын үз эченә алган повестьлары китап укучылар тарафыннан яратып укыла.
Ә менә күптән түгел чыккан "Тормыш биргән дәрес аша" китабы башка эчтәлекле.Бик матур язылган,укырга рәхәт китап.