Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Сөйләшәм мин туган телемдә!

Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан ,туган җир , ата – ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек , изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз , иң якын кешесе – әнисе өйрәтә , шул телдә аңа бишек җырларын җырлый , иркәли , юата...
Туган тел көне уңаеннан укучылар белән туган телгә мәхәббәт,туган тел сакланышы,киләчәккә һәр буынга мирас булып калсын өчен ничек итеп без телебезне саклыйбыз? Галия Әмир кызы белән булган "Сөйләшәм мин туган телемдә- дип исемләнгән дәрес аша һәр сорауга тулы җавап алып,яраткан "И туган тел,и матур тел. җыры белән очрашуны тәмамладык.