Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Әкият илендә сәяхәттә!

Әкият — халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешне хәлләргә корылган фантастик әсәр, реаль һәм фантастик алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша халыкның үткән тормышын,киләчәккә карата  хыял һәм омтылышларын чагылдыручы чәчмә халык  әсәре.
Бүген әкиятләр сөйләү көне уңаеннан балалар өчен Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры коллективы "Шомбай маҗаралары"исемендәге әкият бүләк итте.
Китапханәдә укучыларыбыз актерлар белән очрашып,кызыклы әңгәмә үткәрелде.Сәхнәдә чын әкият геройларын уйнаган актерларыбыз,баксаң нәкъ гади дә,кызыклы да һөнәр ияләре икән бит.Чын актерлар белән кара-каршы очрашу укучыларыбызга зур ачыш булды.