Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Китаплы шәһәргә экскурсия!

Укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче китабын бала өйдә - әти-әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә.
Һәрбер гаиләдә, кечкенә генә булса да китапханә бар. Аларда балалар өчен китаплар да урын алган. Китаплар безнең янәшәбездә генә: кулыңны гына сузарга кирәк. Алар безне ерак илләргә, маҗаралы сәяхәтләргә алып баралар,  кызыклы кешеләр белән очраштыралар. 
Ә менә бүген Кариле балалар бакчасына йөрүче бер төркем балалар китапханәдә кунак булдылар.Балалар өчен китап киштәлекләрендә урын алган кызыклы китаплар белән таныштылар,әкиятләр укып,шигырьләр сөйләп,алар өчен килгән вакытлы матбугат журналлары белән таныштылар.
Китап укып,никадәр белем алу,авырган китапларны ничек итеп дәвалау серләре белән танышу,нәни дусларыбызга кызыклы мәгълүмат булды.