Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

“Ленинград блокадасы - тарихның онытылмас бите”

Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр — 871 көнгә камалышта кала. Камалышның беренче көннәреннән үк фашистлар шәһәрне вәхшиләрчә бомбага тота башлыйлар. Фашист дивизияләре боҗрасында коралсыз, азык-төлексез, сусыз калган хәрбиләр һәм халыкны бары тик җиңүгә өмет кенә яшәтә. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
Норма авыл китапханәсендә Ленинград блокадасы көне уңаеннан “Ленинград блокадасы- тарихның онытылмас бите”- исемендә китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмә янында үсеп килүче буын- 8нче сыйныф егетләре белән хәтер дәресе үткәрелде.