Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Тау шуу бәйрәме.

Табигать кочагында рәхәтләнеп тау шуу,кайнар үлән чәе эчеп,телләреңне йотарлык кайнар мич коймагыннан авыз итеп ял итү үзе бер могҗиза.
Бүген мәдәният йорты коллективы белән берлектә әнә шундый могҗизалы бәйрәм үткәрдек.Кышкы каникул чорында телефон,компьюторларны читкә куеп,авылның олысы-кечесе бәйрәмгә җыйналды.Рәхәтләнеп сәламәтлекләрен ныгытып,күңел ачып,тау шуган балаларның шат авазы,бәйрәмдә катнашкан әти-әниләр,әби-бабайларга зур сөенеч булды.