Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Яңа елга ак хыяллар белән!

Бу көннәрдә районыбызда балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре киң колач алды.
Һәр көнне шат елмаеп бәйрәмгә атлаган сабыйларга кем генә сөенеп-сөеп карамый икән?! Әйе, чын мәгънәсендә могҗизалар көткән чор шул бу.
Бүген без мәдәният йорты белән берлектә нәни дусларыбызны чыршы янына бәйрәмгә чакырдык.Алар рәхәтләнеп шигырьләр сөйләделәр,биеделәр,кызыклы уен-ярышларда катнаштылар,әкияти сәяхәттә булдылар.Кыш бабай,Кар кызы аларның һәркайсына бүләкләр тапшырды.
Яңа елның һәр көне балаларның шат авазыннан тынмасын,күкләр аяз,илләр тыныч булып сәламәт булып яшәргә насыйп булсын.