Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Һәр фасылның үз матурлыгы

Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. Ә менә кыш ап-ак хыяллар диңгезедер мөгаен. Кыш көне рәхәтләнеп чана-чаңгыда шуарга, кар атышып уйнарга, тәгәрәтеп, Кар бабай ясарга була. Ә кар күп булса, уеннар тагын да кызыклырак. Биек таудан выжылдап очып төшәсең, күмәкләшеп, карда аунап аласың да, тирләп-пешеп өскә үрмәлисең, аннан тагын, тагын. Бер дә туйдырмый андый уеннар. Бияләйләр боз булып ката, битләр уттай яна, үзе шундый рәхәт...Бүген дә шулай иттек.Рәхәтләнеп уеннар уйнап,биеп, карга чумып,тәгәрәшеп,узышып тау шудык.Аның рәхәтлеге,әйтеп бетергесез.Ял иткән арада мичтә майда чажылдап пешкән кайнар мич коймагы, үләннәр б.н тәмләп ясалган хуш исле чәй табы-нында сыйланды авылдашлар,кунаклар. Тау шуу бәйрәмендә катнашкан һәркем күтәренке күңел белән таралышты.