Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

“Йолдызлы кичтә”

Норма мәдәният йортында китапханә һәм "ТАТМЕДИА"акционерлык җәмгыяте белән берлектә үзенең тынгы белмәс каләме белән дөньяга беренче хикәяләре “Йолдызлы кичтә”, "Таңсылу”лары,”яшьләр тормышыннан алып язылган бер төркем хикәяләре һәм “Китмә улым”,”Су хикәяте” исемле лирик повестьлары аша могжиза тудыручы, гадилеге, эчкерсезлеге, турылыгы белән һәр кеше йөрәгендэ урын тапкан,Муса Жәлил исемендэге республика премиясе, Г.Тукай исемендэге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты,язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләк иясе,Татарстанның халык язучысы,Татарстан язучылар берлеге әгъзасы,  ТР атказанган мәдәният хезмәткәре , язучы, бик куп китаплар авторы Нәбирә ханым Гыйматдинова китап сөючеләрен үз аланына җыйды. Кичә Нәбирә ханымның китаплары б.н танышып,өзекләр укып,төрле кызыклы һәм уйланырлык сораулар аша җаваплар, җырлар белән үрелеп барылды. Кичәнең икенче өлешен"Татмедиа" коллективы тулыландырып,яңа китаплар,гәҗит-журналлар һәм "ТАТМЕДИА " эшчәнлеге белән таныштырды. Матур әдәбият аланында бер төркем китап сөюче өлкәннәр,укучылар рәхәтләнеп сәяхәт диңгезендә бер агымда йөзеп,рухи азык алып таралыштылар.