Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

"Һөнәрем минем - китапханәче"

9 октябрь көнне клуб хезмәткәрләре белән берлектә 7 нче сыйныф укучылары өчен "Һөнәрем минем - китапханәче" дип исемләнгән кичә уздырылды. Кичәнең икенче өлешендә полиция хезмәткәре Чукаев А.И. белән очрашып, "Коррупциягә каршы көрәш", "Терроризм куркыныч афәт", "Экстремизм нәрсә ул?" темаларына әңгәмә корылды.