"Кунаклы йорт - хөрмәтле йорт"
Татар халкы элек-электән кунакчыл халык. Кунак каршы алуның үзенең серләре, үзенчәлекләре бар. Кили авыл китапханәсендә уздырылган "Кунаклы йорт - хөрмәтле йорт" дип исемләнгән чарага килгән кунакларыбыз үзләренең серләре белән уртаклашты, фикер алышты.