"Без - Тукай оныклары"
Яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү безнең китапханәбездә традициягә әйләнде. Балалар белән уздырылган "Без - Тукай оныклары" дип исемләнгән театральләштерелгән тамашада Тукайның шүрәлесе кунакка килде . Балалар аңа булыштылар – сорауларга җавап бирделәр.