Килиевская сельская библиотека - филиал № 18

"Без табигать балалары"

Экология инспекторы Ильина Илфинә Илфат кызы катнашында "Без табигать балалары" дип исемләнгән викторина үткәрелде. Балалар табигать турындагы белемнәрен ныгытып сорауларга җавап бирделәр. Инспектор И.И.Ильина аңлаешлы итеп урманнар, үсемлекләр, хайваннар дөньясы турында сөйләде. Балтач районындагы Кызыл китапка кергән җәнлекләр, үсемлекләр турында аңлатты. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Табигатьне саклау һәм аңа зыян китермәү - һәркемнең изге бурычы икәнлеген онытмасак иде.