Килиевская сельская библиотека - филиал № 18

“Сугыш - ул безнең хәтерләрдә, язмышларда”

Быелгы Бөек Җиңү бәйрәмен Кили авылы халкы яңа сафка баскан һәйкәл янында каршы алды. “Сугыш-ул безнең хәтерләрдә, язмышларда” исемле очрашу сугыш чоры балалары катнашында үткәрелде. Чараның беренче өлеше һәйкәл янында, дәвамы мәдәният йортында булды. Сугыш балалары, әтисез үскән ятимнәрнең яралары кабат яңарды. Чабаталы еллар, сикәлтәле юллар, ятимлек, ачлык үзәкләренә үткән бит аларның. “Бүгенге көнебез бик рәхәт, яшисебез килә әле “диләр әби-бабайларыбыз.