Килиевская сельская библиотека - филиал № 18

"Хәтер яши, калса хатларың"

Гомер уза, еллар үтә, тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек ашыга-ашыга киләчәккә атлый. Кадерле ядкарьләр булган солдат хатлары бик сирәк санда гына сакланган. Китапханәдә сугыштан язылган 2 хат бар.”Хәтер яши, калса хатларың “исемле очрашуда әлеге хатны язучыларның кем икәнлекләрен таныштырып, хатларны укыдык. Өлкән яшьтәге катнашучылар авылдагы тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында да күп кенә хатирәләрне ачыкладылар.