Килиевская сельская библиотека - филиал № 18

“Ул шомлы көннәрдә...”

27 январь көне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак, тарихка кереп калган. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. 23 январь көнне Кили авыл китапханәсендә “Ул шомлы көннәрдә...” исемле күргәзмә эшләнде. 5-8 сыйныф укучылары катнашында 24 январь көнне “Ленинград блокадасы балалары” исемле презентация карадык. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк!