“Әй, балачак...”
Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. 1 июнь көнне балаларны яклау көненә багышланган “Әй, балачак...” исемле күңел ачу кичәсе узды. Балалар өчен төрле конкурслар, уеннар, ярышлар оештырылды. Бу чара балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.