Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

Кошлар бәйрәме.

1 апрель - Бөтендөнья кошларны саклау көне уңаеннан “Кошлар бәйрәме” эко минут үткәрелде. Балаларга кошларның кешеләр йорты янына якынлашу сәбәпләре турында сөйләдек, кышларга калган кошларга ничек ярдәм итәргә мөмкин булуы турында фикер алыштык, берничә төр кошлар җимлеген, аларны кая эләргә мөмкин булуын, нинди азык һәм күпме салырга кирәклеген сөйләштек. Балалар әңгәмәдә актив катнашты: сорауларга җавап бирделәр һәм чара ахырында уеннар уйнадылар.