Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

Кем зирәк-әйт тизрәк.

Бакча балалары белән китап атналыгын дәвам итеп “Кем зирәк-әйт тизрәк” исемле табышмаклар калейдоскобы уены үткәрдек. Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зихенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтем әнә шуңа ишарә.