“Борын-борын заманда...”.
26 февраль - Әкиятләр сөйләү көне. Яхшылык һәм яманлыкның беренче дәресләрен без әкиятләрдән өйрәнәбез. Шул уңайдан бакча балалары белән “Борын-борын заманда...” исемле әдәби укулар үтте. Кече, уртанчы һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балаларына әкиятләр укылды.
Балалар бик теләп әкият тыңладылар, рәсемнәр карап үзләре дә әкиятләр уйлап чыгарып сөйләделәр.