Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

Бөек Ватан сугышы геройлары – балалар.

Ел саен 8 февральдә  яшь герой - антифашистларны искә алу көнен билгеләп үтәбез. Яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан 4-6 сыйныф укучылары өчен “Бөек Ватан сугышы геройлары – балалар” исемле хәтер сәгате үткәрелде. Балаларга Бөек Ватан сугышы елларында башкарылган батырлыклары өчен Ватанның иң югары бүләгенә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган малайлар һәм кызлар турында сөйләнде. Укучылар үзләренең яшьтәшләре: Леня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей, Вала Котик һәм башка герой-пионерлар турында зур кызыксыну белән тыңладылар.