Искиткеч Китапханә иле!
1 нче сыйныф укучылары укытучылары Гөлүсә апалары белән "Искиткеч китапханә иле!" исемле китап мотиваторына килделәр. Китапханәче, тәрбияче, әти-әни укыганны тыңлаган балалар хәзер үзләре китап тотып укый башладылар. Китап укып кына калмадылар төрле кызыклы сорауларга һәм табышмакларга җавап бирделәр, уеннар уйнадылар.