Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

Мәхәббәт һәм җиңү җырчысы!

Фатих Кәрим күренекле татар шагыйре, язучы, әдәбият эшлеклесе, йөзләгән шигырьләр, поэмалар, мәкаләләр авторы. Язучының 115 еллыгы уңаеннан «Мәхәббәт һәм җиңү җырчысы!» исемле күргәзмә янында күзәтү үтте. Әлеге күргәзмәдә авторның “Кыңгыраулы яшел гармун”, Сайланма әсәрләре, балалар өчен “Гармунчы аю һәм җырчы маймыл” исемле матур әдәбият әсәрләре урын алды. Күзәтү барышында Габидуллина Исламия “Гармунчы аю һәм җырчы маймыл”, Вәлиуллина Хәния “Гөлчирә”, Хасбиева Лилия “Кыңгыраулы яшел гармун” әсәрләрен кычкырып укыдылар.