Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

Музей түрләрен бизиләр чабаталар, бишекләр.

Россиядә ел саен “Музей һәм балалар” атналыгы билгеләп үтелә. Музей табигый тарих, ул хәтер хәзинәсе, экспонат җыю, өйрәнү, саклау урыны.

“Музей һәм балалар” атналыгы кысаларында китапханәдә экспонатлар белән тупланган почмакта 1 сыйныф укучылары белән “Музей түрләрен бизиләр чабаталар, бишекләр” дигән экскурс сәгате үтте. Балалар халкыбызның гореф-гадәтләре белән танышып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.