Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

Кино сәгате.

8 гыйнварда балалар киносы көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 1998 елда Мәскәү балалар фонды инициативасы белән Россиядә балалар өчен беренче кино күрсәтүнең йөз еллыгы уңаеннан булдырылган. Нәкъ менә балачакта без могҗизага күбрәк ышанабыз һәм искиткеч геройларның маҗараларын рәхәтләнеп күзәтәбез. Балаларны яңа ел каникулларында мультфильм күрсәтүне оештырып сөендердек.