Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

Төрле - төрле утлар яна, Без уйныйбыз, әйләнеп.

Яңа ел каникуллары – балалар өчен иң күңелле һәм кызыклы вакыт. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән балаларның  бәйрәм кәефен, хәрәкәт активлыгын, белемнәрен арттыру максатыннан  «Төрле - төрле утлар яна, Без уйныйбыз, әйләнеп» исемле күңел ачу-уеннар уйнау көне үткәрелде. Балалар чыршы янындагы күпсанлы конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар, җырлар җырладылар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр.