Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

Яфрак - яфрак кар ява.

Кышкы каникулларны дәвам итеп «Яфрак - яфрак кар ява» исемле шигъри сәгате узды. Чара барышында балалар Яңа ел традицияләре һәм аны башка илләрдә ничек каршы алулары турында белделәр. Кыш турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшердек, табышмаклар әйтештек. Китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән матур әдәбият ярдәмендә татар һәм рус телләрендә елның матур вакытына - кышка багышланган шигырьләрне кычкырып укыдык.