Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

"Лев Толстой-балаларга".

9 сентябрь көнне Л. Н.Толстойның тууына 195 ел тулуга багышланган "Лев Толстой-балаларга" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар Лев Николай улы Толстойның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аннары язучы иҗаты буенча кыска әсәрләрен кычкырып укыдылар һәм фикер алышу белән чара дәвам итте.