Шубанская сельская библиотека - филиал № 17

“Зәлидә” этнотәнәфес.

Мәктәп укучылары өчен 27 июль көнне «КУЛЬТУРНАЯ СУББОТА. ИГРЫ НАРОДОВ РОССИИ ДЕТЯМ» Бөтенроссия акциясе проекты кысаларында, Россия халыклары традицияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән һәм быел традицион балалар уеннарына багышланган “Зәлидә” исеме белән этнотәнәфес үткәрелде. Балалар әлеге чарада татар халык киемнәрен киеп үзләре яратып уйный торган “Тәңкә салыш”, “Түбәтәй”, “Гөлбану” һ.б. татар халык уеннарын бик яратып уйнадылар, күңел ачтылар.